Киләсе февральдән республиканың барлык умарталыкларына паспортлар тапшырылачак. Бу процесс бигрәк тә узган җәйдә бөтен илгә кагылган хәл – басуларны химик эшкәртү аркасында бал кортларының күпләп үлүе белән бәйле.
Район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Камил Әхмәтов белдерүенчә, йорт хайваннарын, шул исәптән умарталыкларны паспортлаштыру берничә ел элек башланган. Район умартачылары арасында да аларны алучылар бар инде.
– Ветеринария-санитария паспортлары булуны “Меркурий” системасы кертелү таләп итте. Умартачыларга ул үз продукцияләрен реализацияләү өчен кирәк. Әлеге бердәм үрнәктәге документта умарталык хуҗасы, урнашу урыны, умарта күчләренең саны, шулай ук бал кортларын төрле авыруларга лаборатория тикшерүе нәтиҗәләре, нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында да мәгълүмат урнаштырыла. Паспорт нигезендә һәр умарталыкка шәхси номер биреләчәк. Алга таба мәгълүмат системасы ярдәмендә аларның барысын да күрергә һәм умартачыларга кырларны инсектицидлар белән эшкәртү турында хәбәр итәргә мөмкин булачак, – ди ул. Умарта күчләрен кышын авыруларга тикшерү мөмкин түгел. Моны ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре язын, көннәр җылынгач эшләячәкләр. Әлегә паспорт алуга гариза бирүчеләрнең хуҗалыкларына барып, бал кортлары булган ояларны барлыйлар. Шушы көннәрдә генә алар Илдар Җамалетдинов чакыруы буенча Кайбыч авылына килделәр.
– Мин һәвәскәр умартачы. Бу эш белән 10 елдан артык шөгыльләнәм. Аны киләчәктә дә дәвам итәргә телим һәм паспорт алу миңа хокукый киңлеккә чыгарга мөмкинлек бирер, дип уйлыйм. Бал кортларының сәламәтлекләрен тикшертеп тору бик мөһим. Химикатлар белән эшкәртү аркасында үлгән очракта компенсация алу да ярап куячак, – ди ул. Камил Әхмәтов һәм Хәмит Гобәйдуллин, бакчадагы дистәдән артык ояны тыңлап, бал кортлары гүләве буенча аларда тормыш баруын ачыкладылар. “Сырлыларның” авырулар белән зарарлану-зарарланмавын язгы анализлар күрсәтәчәк. Нигездә умарта күчләре аскофероз, варроатоз, акарапидоз, нозематоз һәм браулез авырулары буенча тикшереләчәк.
– Районда 20 оядан күбрәк бал кортлары асраучылар саны 22 кеше тәшкил итә. Аларга паспортны кичекмәстән алырга кирәк. Шулай ук 2-3 баш асраучыларга да моннан файдаланып калырга тәкъдим итәм. Алар арасында ояларны кырга алып чыгып йөрмим, диючеләр бар. Әмма бит паспорт иң беренче чиратта, авыруларны ачыкларга ярдәм итә. Бәясе нибары 160 сум тора, – ди умартачылык буенча дәүләт инспекторы Әсрар Фәхретдинов. Аны алу процессы гади: Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 83 йорт адресы буенча район ветеринария берләшмәсенә килеп, гариза язарга гына кирәк. Компенсация алу очрагына алдан хәстәрен күрү максатында тагын авыл җирлегендә ояларны исәпкә кую да таләп ителә.
Сүз уңаеннан, 10 февраль көнне буалы умартачылар өчен район ветеринария берләшмәсендә киңәшмә үткәрелә. Анда умарталыкларны паспортлаштыру һәм грантлар алу мәсьәләләре каралачак.
Районда 3500 умарта гаиләсе асрала.
Умартачылык белән 130лап кеше шөгыльләнә.
Узган ел һәр оядан уртача 25 килограмм, тулаем 80 тоннадан күбрәк бал аертылган.
Соңгы 10 ел эчендә иң күп – һәр оядан уртача 30-32 килограмм бал 2017 елда, иң аз – 8-10 килограмм 2010 елда алынган.
Умарталарның иң авыр кышлавы 2004, 2012 елларга туры килә.