Парлап эшләү акчалырак

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

“Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативына бу юлы махсус сыерларны бозаулату бүлегенә, дип бардык. Һәр визитыбыз саен андагы тәртипкә сокланып кайта идек. Эш вакытларына туры китереп, бүлек “хуҗалары” Людмила һәм Владимир Скрипкиннар белән якыннан таныштык.

Бу юлы да “родильный” шундый ук чисталык бе-лән каршы алды. Клеткалар диварлары юылган, ике яклап ылыс ботаклары урнаштырылган, вентилятор эшләп тора. Исне бетерү, бозаулар таймас өчен асларына пычкы чүбе сибелгән. Скрипкиннар бозауларга азык салу белән мәшгуль. Алар алты айга кадәр бозауларны икәү бергә җиде еллап карыйлар инде. Людмила биредә озаграк – 13 ел хезмәт куя.

– Хисапчы булып эшләгән җиремнән 20 көнгә генә, дип ризалашкан идем. Яңа туган бозауларны карау үтә җаваплы бит. Башта куркытты, аннан ияләштем. Калырга булдым, – ди Людмила.

Ире янына күчкәч, авыр хезмәтне аңа тапшырган. Владимир ат белән фураж, сенаж, салам алып килә. Кыскасы, ул күбрәк көрәк-сәнәк белән эшли. Хәер, биредә кул хезмәте болай да минимальләштерелгән – тиресне транспортер чыгара, җылы суны шлангтан агызалар.

– Эш бүлешеп торганыбыз юк үзе. Әмма шулай туры килә – яшь бозаулар хатыным карамагында. Аларга бит аерым тәрбия кирәк. Яңа бозау-лаган сыерларны да ул сава, – ди Владимир.

Ничек кенә булмасын, икесе бер нәтиҗәгә, бер казнага эшлиләр. Бозауларның сакланышы, үсеше яхшырак булгач,  түләү дә югарырак. Скрипкиннар аена икесенә уртача 50-60 мең сум хезмәт хакы алалар.

– Кайда шулай алып була тагын? Җитәкчеләр, бел-гечләр әйбәт безнең. Эш шартлары яхшы, азык мул һәм сыйфатлы – калганы үзебездән тора, – диләр.

Скрипкиннар үзләреннән торганны да бернинди хилафлык калдырмыйча, җиренә җиткереп башкаралар. Бу аларның күз иярмәс җитез хәрәкәтләреннән дә, бозауларга яратып эндәшүләреннән дә ачык күренә. Без килгән көнне бүлектә бозауларга тиешле, бозаулаган сыерлар юк иде. Ә менә берничә көнлектән алып, алты айга кадәрге бозаулар – иллегә якын. Төрлесенә – төрле азык, тәрбия. 20 көнгә кадәргеләре имезлекле махсус чиләктән сөт кенә эчә, 2,5 айга кадәр булганнарына аны гадәти кечкенә чиләкләргә салалар, печән, бөртек һәм башка азык та бирәләр. Алга таба исемлек арта бара. Нәтиҗәдә һәр бозаудан тәүлегенә уртача 800-850 грамм үсеш алалар.

– Бу бик яхшы күрсәткеч. Без Людмила белән Владимирның эшеннән канәгать, – ди идарәче Шамил Фәсхетдинов.

Хуҗалыкта бу гаилә генә түгел, барысы да бердәм булып эшлиләр. Җитәкче-белгечләрнең ел әйләнәсе төнге кизү торулары – шу-ның бер мисалы. Әлеге бүлеккә килгәндә, ветеринария табибы Николай Ермаков һәр бозауны үзе кабул итә, иң беренче чиратта, сыйфатын колострометр белән тикшереп, угыз сөте эчерә. Ул начаррак булган очракка туңдыргычта запас һәрвакыт бар.

– Яңа туган бозау өчен угыз сөтен беренче  сәгать эчендә эчерү һәм аның сыйфаты сәламәт-легендә зур роль уйный. Бу бездә һәрвакыт ныклы контрольдә, -  ди ул.

Билгеле, калган барлык тиешле процедуралар да үз вакытында үткәрелә биредә. Тагын “Ямбулат”та 100 баш сыердан елына уртача 120 бозау алалар. Бусы көтү яңарту технологы Татьяна Маденкова хезмәте нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International