Февральдән мәктәпләрдә беренче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләреннән гаризалар кабул итү башлана. Кышкы каникулдан соң, алар өчен уку йортларында “Ачык ишекләр” көннәре оештырыла.
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, балаларны беренче сыйныфка кабул итү, район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, бала яшәгән территориягә беркетелгән белем бирү учреждениесендә башкарыла. Гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 1 февральдән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Икенче дулкын 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр барачак. Мәктәпләрдә буш урыннар калган очракта, теркәлү урыны буенча туры килмәгәннәрне дә алачаклар. Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Алия Бикчәнтәева белдерүенчә, быел закон буенча андыйлар беркүпме өстенлеккә ия булачаклар. Әгәр дә баланың абыйсы яисә апасы әлеге уку йортында белем ала икән, бала “пропискасы” туры килмәсә дә, анда урын булган очракта, әлеге уку йортына кабул ителә ала. Тик бу яңалык безнең мәктәпләр өчен әлләни актуаль түгел, ди белгеч.
Әти-әниләр гаризаны уку йортына килеп тә һәм Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша да башкара ала. Моның өчен баланың туу турында һәм аның яшәү урыны буенча теркәлгән таныклыкларын алып килү шарт. Уку йорты баланы мәктәпкә кабул иткәндә тестлаштырырга тиеш түгел. Бу законда каралмаган. Идарәнең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Лилия Гайнуллина белдерүенчә, быел районда беренче сыйныфка 506 бала киләчәк, дип исәпләнә. Шуның 371е шәһәр мәктәпләрендә, 135 авылларда укыячак. Лицензиясе булган уку йортларында февраль ае башыннан булачак беренчеләр өчен әзерлек курслары эшли башлый. Әлеге укулар мәҗбүри түгел. Монда аерым белем бирү стандартлары билгеләнмәгән. Әзерлек дәресләренә йөрмәгән очракта да бала мәктәпкә кабул ителәчәк. Ул шәһәр мәктәпләрендә түләүле нигездә, авылларда бушлай алып барылачак. Аның суммасын уку йорты үзе билгели. Баланың тулы яше 6 яшь 6 ай булганда, ул беренче сыйныфка барырга әзер, дип санала.
Быел шәһәрдә 6, авылларда 26 белем бирү учреждениесе балаларны кабул итәчәк. Агымдагы елда мәктәпкә килүчеләр саны беркүпмегә кимрәк булачак. Санитар норма буенча сыйныфта белем алучы балалар саны 25тән дә артмаска тиеш. Шәһәрдә яшәүчеләр иң тыгыз урнашкан микрорайоннарда – 1 номерлы мәктәптә һәм 2 номерлы лицейда кайбер сыйныфларда укучылар саны 30дан да күбрәк исәпләнә.