Җыйган хәтле рәхәтен күрәбез

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Авыл җирлекләрендә бу көннәрдә еллык эшкә нәтиҗә ясауга, проблемаларны барлауга багышланган җыеннар уза. Аларда үзара салым средстволарын җыю да игътибар үзәгендә кала.

Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев әйтүенчә, узган елда да барлык авыллар халкы үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча үткәрелгән җыеннарда аны хуплап тавыш биргән. Аларны нигездә юллар салуга, һәйкәлләрне, зиратлар коймаларын төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга юнәлтү буенча карарлар кабул ителгән. Бүгенге көндә аларга тотылачак акчаларны җыю бара. Бер сумга дүрт сум итеп өстәп бирелүче республика ярдәмен тиз арада алып, планлаштырылганны агымдагы елда башкару өчен моны 1 апрельдән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк.

– Авыллар халкының актив булуын әйтәсем килә. Бүгенге көндә Бик-Үти, Югары Лашчы, Килдураз, Яңа Чәчкап, Иске Тинчәле, Яшевка авыл җирлекләрендә  үзара салым средстволарын җыю төгәлләнеп килә. Калганнарында әлеге күрсәткеч 50 проценттан югарырак, – ди Илдар Фәритович.

Алших авыл җирлегенә кергән Алших, Теңкәш, Кайрево, Нурвахит авылларында яшәүчеләрнең әлегә 75 проценттан күбрәге үз өлешен керткән.

– Мин авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлаган 2017 елны 99, 2018не 95 процент белән төгәлләдек. Март ахырына кадәр вакыт эчендә узган елгы күрсәткеч тә шуңа җитәр, дип ышанабыз, – ди Александр Андреев. 

Әлеге программа гамәлдә булу дәверендә биредә юллар салу һәм зират тирәләрен койма белән әйләндереп алу буенча шактый эш башкарылган. Саннар теле белән әйткәндә, республика бюджетыннан бирелгән субсидия белән бергә 7,5 миллион сумлык. 2020 ел өчен дә средстволар җыю башланган. Халык бердәм булып, билгеләнгән 502 мең сум акча кертелсә, субсидия хисабына ул 2,5 миллион сумга җитәчәк. Бу инде Нурвахит авылында һәйкәлне төзекләндерүгә һәм барлык авылларда 1600 метр озынлыгында юллар салырга мөмкинлек бирәчәк.

– Без үзара салым программасында ул кертелгәннән бирле катнашабыз. Моңа кадәр үзәк урамда гына асфальт юл булса, хәзер хәл күзгә күренеп үзгәрде. Күпчелегенә шушы еллар эчендә вак таш түшәлде. Җәяүлеләргә дә, автомобильләргә йөрергә дә җайлы. Узган ел безнең Комсомол урамына да чират җитте. Мондый уңайлылыкны барысы да татысын өчен алга таба да акча тапшырачакбыз. Хатыным белән икебез  керткән 1000 сум акча 5 мең сумга әверелә бит, – ди Теңкәш авылыннан пенсионер Владимир Дубов. 

Узган елның ноябрендә шәһәрдә өченче тапкыр референдум узды. Аның нәтиҗәләре буенча һәр балигъ булган яшәүче шәһәрне төзекләндерүгә 500 сум күләмендә үз өлешен кертергә тиеш. Быел да средстволар тротуарлар салуга тотылачак. Илдар Фәритович буалыларны авыллар халкыннан үрнәк алырга чакыра.

– Халык активрак булган 2018 елда Буа урамнарында 3 километрдан күбрәк озынлыкта тротуарлар түшәлде. Былтыр эш азрак күләмдә башкарылса да, аның нәти-җәсе күренә. Тротуарлар матур, йөрер өчен дә, техника белән чистарту өчен дә җайлы, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International