Хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатларында һәм мохиткә тәэсир итүне бәяләү кысаларында Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты республика территориясендә 2020-21 еллардагы ау сезонында ау ресурсларын алу күләмен нигезләүче материаллар әзерли.
Аларның алдан әзерләнгән варианты буенча тәкъдимнәрне һәм кисәтүләрне гражданнар һәм юридик затлар, шулай ук иҗтимагый оешмалар агымдагы елның 23 мартына кадәр 420021, Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча Комитетка килеп, яисә ojm@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрә алалар.
Материалларны дәүләт экология экспертизасына әзерләү кысаларында гавами тыңлаулар үткәреләчәк. Алар Буа районында 24 мартта, 9 сәгатьтә Буа шәһәре, Жорес урамы, 110 “А” йорт адресы буенча уза. Ә материаллар белән Комитетның http://ojm.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин.