Грипп килеп җиттеме?

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Гадәттә грипп безгә гыйнвар ахырында-февраль башында килә, дип санала. Әмма томау төшеп, төчкереп, температуралап табибларга  килүчеләр күбәйсә дә, бүгенге көндә беркемгә дә грипп диагнозы куелмаган. Шул ук вакытта үпкә ялкынсынуы гадәттәгедән күбрәк ачыклана.

Район эпидемиологы Резеда Җәләлова белдерүенчә, соңгы атнада көнгә уртача 4-5 кеше пневмониядән дәвалау өчен, дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегенә госпитализацияләнә. Гыйнвар ае башыннан ОРВИ йоктыручылар 32 кеше булса, пневмония диагнозы 117 кешедә ачыкланган. Шуларның 41е – 14 яшькәчә балалар. Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге вирусны йоктыручылар, нигездә  гриппка каршы прививка ясатмаучылар. Быел районда 22774 кешегә гриппка каршы вакцина ясалган.  Шуның 6200е балаларга, 16574е өлкән яшьтәгеләргә. Табиб әйтүенчә, авыру һәрвакыттагыча иммун системасы “йомшак” булганнарны сайлый.  Шуңа күрә, бигрәк тә прививкасыз булганнар өчен, вирус куркыныч. Ә анардан саклану чаралары гади: эпидемия баш күтәргән чорда халык күп булган урыннарда йөрүдән тыелып торырга, кулларны, борын куышлыкларын, шулай ук күзләрне еш кына сабын белән юып торырга кирәк. Туңудан саклануның, витаминлы ризыклар ашауның шулай ук авыруга каршы торучанлыкны ныгытачагын әйтә белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International