Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Мәдәният институтлары- милләтнең мәдәнилеген саклау коралы» темасына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарага шулай ук муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, муниципаль районнарның мәдәният идарәләре (бүлекләре) башлыклары, республика мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре җитәкчеләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең баш режиссерлары һәм сәнгать җитәкчеләре, иҗат берлекләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылган иде. Катнашучылар арасында Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов, Татарстан Республикасының халык артисты, Буа дәүләт драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев составындагы делегация дә бар иде. Коллегиядә катнашучылар ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәне карадылар. Анда музей экспонатлары, татар нәшриятларының китап яңалыклары, Идел буе халыкларының урта гасыр мәдәнияте традицион музыкаль инструментлары һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре, шулай ук милли ризыклар белән фуд-корт тәкъдим ителде. Коллегия утырышында шулай ук РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов катнашты.

.jpg)