Буа шәһәренең Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында өстәмә белем бирү педагогларының Республика белем бирү стажировкасы узды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Буа шәһәренең Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында "Балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник иҗатын үстерүгә системалы якын килү һәм аның механизмнары" темасы буенча техник юнәлешле балалар өчен Республика белем бирү стажировкасы узды.  Анда Саба, Чүпрәле, Кайбыч муниципаль районнарыннан 23 өстәмә белем бирү педагогы һәм безнең районының өстәмә белем бирү педагоглары катнашты.  Семинарга килүчеләрне Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов сәләмләде. Ул "ТР Буа муниципаль районы  мәгариф идарәсе" МКУ директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Македонская белән берлектә, семинарның практик өлеше белән танышты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең фәнни - техник иҗат программасын тормышка ашыруның төп юнәлешләре белән учреждение директоры Г.А. Салаватова таныштырды.

Стажировка программасы кысаларында техник иҗатның төрле юнәлешләре буенча 9 мастер - класс үткәрелде: "Робомышь" җыелмасы (Хәсәнова Г.А.), "Әйләнә-тирәлекне өйрәнү өчен мультимедиа - видеороликлар ясау" (Карпухина М.С.),  кәгазь эше буенча мастер-класс (Константинова Н. А.). Стажировкада кактнашучылар зур кызыксыну белән судомодельләр ясау һәм аларны бассейнда эшләтеп җибәрү буенча мастер-класста  да булдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләнүче педагоглар өчен LEGO Education җыелмасы белән эшләү процессында иҗади фикерләүне һәм үз-үзләрен күрсәтүне үстерү буенча "беренче механизмнар" ( Гибадрахманова Г.Ш.) дигән мастер-класс аеруча кызыклы булды. Галәветдинов Рифкать Хәсән улы самолетларның радио белән идарә ителә торган модельләрен әзерләү технологиясен күрсәтте. Робототехника тагын 2 мәйданчыкта тәкъдим ителде, алар LEGO Education WeDo 2.0 (Р.В. Мулеев) базасында конструкцияләү һәм робот техникасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм  EVA3 кара линия буенча хәрәкәт күрсәттеләр(Соловьев Р. Ю). Агачтан токарь станогында шахмат фигуралары ясау технологиясе  белән танышуны  стажировкада катнашучыларда  аерым да кирәк дип тапты (Гыймранов А. З.). Чөнки шахмат  уйнауга өйрәтү хәзер мәктәпләрдә укыту-тәрбия программасына да кертелә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International