Татарстан Росреестрында кадастр инженерлары өчен быел беренче семинар узды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Бүген, 30 гыйнварда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемаларына багышланган семинар узды.  Семинар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе»  оешмасы тарафыннан Татарстан Росреестры белән берлектә оештырылды.

Росреестр тарафыннан башкарыла торган исәп-теркәү гамәлләрен тормышка ашыру, күчемсез милекне рәсмиләштерү чылбырында соңгы этап булып тора һәм документларны әзерләү сыйфатына һәм срокларына турыдан-туры бәйле, әлеге чарага Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы кадастр инженерлары чакырылган иде.

Семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин аны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады: "Әлеге чаралар иң кискен һәм борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга, чишелешләрне эшләргә мөмкинлек бирә. Алар кадастр инженерлары өчен дә, безнең өчен дә конструктив һәм файдалы, чөнки безнең уртак эшебез дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына һәм срокларына тәэсир итә". 

Семинар кысаларында катнашучылар актуаль проблемалар турында фикер алыштылар, кадастр эшчәнлеген үз-үзен җайга салу өлкәсендәге агымдагы вәзгыятьне, үсеш перспективаларын карадылар, шулай ук кадастр инженерлары тарафыннан документлар әзерләгәндә типлаштырылган хаталарны анализладылар.

Чара ахырында кадастр инженерларына Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы һәм «Идел буе кадастр инженерлары ассоцияциясе»   белгечләренә үз сорауларын бирү мөмкинлеге бирелде. 

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый чараларны уздыру элеккечә үк бик кирәк һәм Татарстан Росреестры аны «Идел буе кадастр инженерлары ассоцияциясе »  белән бергә киләчәктә дә дәвам итәргә ниятли.

Игътибарга

Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» СРОда +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча үз фикерләрен белдерә алалар. Биредә һәрвакыт аралашуга ачык һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзерләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International