Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Социаль белем бирү академиясе» волонтерлары белән берлектә Сталинград сугышында катнашкан Сафиуллин Гариф Лотфулла улының өенә бардылар. Очрашу Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар – мар итүгә 77 ел тулуга багышланган иде.
Балалар Гариф Лотфулла улының истәлекләрен игътибар белән тыңладылар, аның бүләкләрен карадылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу ахырында ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Бүлекчә белгечләре мондый очрашуларның буыннар бәйләнешен ныгытуга алып баруын, яшьләрдә патриотизм, ветераннарның батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен горурлык хисләре тәрбияләвен билгеләп үтәләр.
.jpg)