Буа шәһәренең Чаңгы базасында чаңгы ярышлары буенча Буа муниципаль районының шәхси беренчелеге узды. Ярышларда район мәктәпләре, учреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре коллективлары, спорт ветераннары катнашты.
⠀41 һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында 1 урынны Татьяна Иванова алды, 2 урын- Галина Дементьевада, 3 урынга - Ландыш Хәйретдинова лаек.
41 һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар арасында финишка Сергей Батин беренче килеп җитте, 2-нче урында Илсур Хәмитов, 3-нче урында Сергей Тимофеев.⠀
19-40 яшьлек хатын-кызлар арасында 1 урынны Гүзәл Куляева алса, 2 урынны Гүзәл Сергеева, ә 3 урынны Гөлсирә Хәйретдинова бүлеште.
19-40 яшьлек ир-атлар арасында Рамил Гыймадиев - беренче, Марат Сыраев-2 урын, Владислав Волков-3 урында.⠀
2002-2005 елгы кызлар арасында 1 урын Вәсилә Җәббарова, 2 урын Светлана Кожевникова, 3 урын Ләйсән Камаловага бирелде.
2002-2005 елгы егетләр арасында 1 урында Константин Сайкин, 2-Наил Нигъмәтуллин, 3-Дмитрий Кильдюшев.
2006 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында 1 урынны Алия Сөләйманова, 2 урынны Камилә Сөләйманова, 3 урынны Анастасия Владимирова алды.
2006 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Тәүфыйк Гайнуллин - беренче, Максим Ильин - икенче, Алексей Петухов өченче булды.