Әхмәт авылы мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Ә ул милли ризыклар күргәзмәсе белән аерылып торды. Авыл халкы, кунаклар җыелды, һәммәсе күргәзмәгә үз өлешен кертте. Беркем дә буш кул белән килмәгән - татар милли ашлары күргәзмәсенә төрле камыр ризыклары алып килгәннәр. Ә Әхмәт авылы һәвәскәрләре бик тә уңган! Табында ни генә юк: өчпочмаклар, чәк-чәк, юка, беленнәр, бәлеш, кош теле. Бер сүз белән әйткәндә татар милли ризыклары барсы да табынга “кунаклаган” иде. Шул залда ук балалар рәсемнәре бәйгесе оештырылды. Соңыннан барысы бергә бәйрәм өстәле артында сыйландылар, ризык пешерү осталыклары, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.