1 февральдән социаль түләүләр 330 меңнән артык татарстанлы өчен 3% ка артачак

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ) 3% ка индексацияләнә, дип искәртә.

Ай саен акчалата түләү белән беррәттән, бушлай дару алу, санаторий-курорт дәвалавы, шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту хокукы кебек социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә.

 2020 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1155,06 сум тәшкил итәчәк. Алардан:

889,66 сум - даруларга җибәрелә,

137,63 сум - санатор-курорт дәвалануына,

127,77 сум  - шәһәр яны тимер юл һәм шәһәрара транспортта йөрү өчен.

Шунысын да онытмаска кирәк, рецептларны поликлиникаларда алдыралар, ә юлламаларны бүлү белән социаль иминият фонды шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «блокадачылар», сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалидлар һәм инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган (вафат булган) катнашучыларның һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзалары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар федераль льготниклар булып тора. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ташламаларның суммасы айлык акчалата түләү составына керә, аны ташламалардан файдаланучыларның күбесе (әйтик, инвалидлар) пенсия белән бергә ала.  Димәк, пенсионер натураль рәвештә ташламаны сайлаган очракта, мәсәлән – бушлай даруларны сайлаган очракта,аның бәясе ЕДВ дан алына, әгәр дә акчалата социаль хезмәтне сайласа, аның бәясе бер тапкыр бирелә торган акчага ( ЕДВ) кертелә һәм пенсия белән бергә түләнә.

Льготниклар ел саен социаль хезмәтләр алу формасын (акчалата чагылышында яки натураль рәвештә) үзгәртә ала. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия Фондына, күпфункцияле үзәккә (МФЦ)  тиешле гариза бирергә яки аны Россия Пенсия фонды сайтында һәм Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында,  гражданинның Шәхси кабинеты аша ерактан җибәрергә кирәк. Карар киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Карар үзгәрмәгән кешеләргә гариза язарга кирәкми. Бер тапкыр бирелә торган акчага хокук беренче тапкыр (әйтик, инвалидлык билгеләгәндә) барлыкка килсә, социаль хезмәтләр җыелмасы башта натураль рәвештә бирелә.

Әгәр гражданинга ташламалы даруларга,  транспортта йөрергә яки санаторий-курорт дәвалануына хокуклы булуын раслаучы документ кирәк икән, ул аны РПФ сайтыннан ала ала. Белешмә алу өчен, шәхси кабинетка керергә һәм «социаль түләүләр» бүлегендә «НСУ алу хокукы турында белешмәгә заказ бирергә» сервисын сайларга кирәк. Тиешле хокук булганда, кабинетта бастырып чыгарырга һәм таләп буенча күрсәтергә мөмкин булган документ формалаштырылачак. Белешмә электрон имза белән раслана һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә бирелә торган шундый ук белешмәгә тиң.

Федераль ташламалардан файдаланучыларның төрле категорияләре өчен 2020 елның 1 февраленнән билгеләнгән айлык акчалата түләүләр күләме Пенсия фонды сайтында басылып чыкТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

         www.facebook.com/pfrrt,

         www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

     www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.comты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International