Марат Җәббаров аграрийларны техник карауны узмаган машиналарны кулланмаска чакырды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы  предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта Татарстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, узган ел авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен медицина күзәтүе белән тәэмин итү 53% тәшкил иткән. Аерым хуҗалыкларда колачлау 10% тан да артмый. Хезмәтне саклау буенча чыгымнар 369 млн. сум тәшкил иткән, бу-1 хезмәткәргә 6100 сум, узган елга карата 8% үсеш белән. Предприятиеләр әлеге чыгымнарның 30 процентын социаль иминият фондыннан кире кайтарырга мөмкин. Узган ел 169 авыл хуҗалыгы берләшмәсенә хезмәтне саклау максатларына 18 млн. сумга якын акча кире кайтарылган.

Докладчы сүзләренә караганда, республикада 2019 елда җитештерү травмаларының 14% ы авыл хуҗалыгында булган. Профилактикалау буенча күрелгән чараларга карамастан, үлем белән тәмамланган 3 очрак теркәлгән  һәм 14 авыр нәтиҗә белән. Травматизмның үсеше мондый фаҗигале очракларга юл куймау өчен эшне көчәйтергә сәбәп бирә.

Агросәнәгать комплексында барлык дәрәҗәдәге инженер-техник персонал һәм механизаторларның эше Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте белән тыгыз бәйләнгән. Идарә үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына һәм куркынычсыз эксплуатацияләнүен тәэмин итүгә күзәтчелекне башкара. Республикада 88 мең берәмлектән артык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар теркәлгән һәм исәптә тора, шуларның 18 мең берәмлегеннән артыгы - авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдә, ягъни теркәлгән барлык санның 21% ы. Шәхси хуҗаларда 39 меңнән артык техника (45%) бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләүне тәэмин итүнең нигезе-техник карауларны үз вакытында һәм сыйфатлы уздыру, дип билгеләп үтте. 2019 елда АПК буенча техник карауга 15 мең берәмлек (81%) үзйөрешле машиналар тәкъдим ителде, шуларның 98% ы эксплуатациягә рөхсәт алды (14,8 мең). "Кайбер районнарда авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре тиешле рөхсәте булмаган тракторларны һәм комбайннарны эксплуатацияләргә рөхсәт итәләр, шул рәвешле, бәхетсезлек очраклары һәм мондый машиналар катнашында башка һәлакәтләр булган очракта, җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Мин район башлыкларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә кешеләр тормышын куркыныч астына куймаска, мондый хокук бозуларны булдырмауда Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенә ярдәм күрсәтүләрен сорар идем", - дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Марат Җәббаров.

Бүген авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 11 меңнән артык трактор бар, алар чәчүдә эшләячәк. Чәчүнең иң кызган чорында техниканың бу саны җитәрлек түгел. Шуңа күрә районнарда булган шәхси хуҗаларның потенциалын куллану мөһим, ә бу якынча 13 мең трактор, дип ассызыклады министр.

Бүгенге көндә трактор һәм үзйөрешле машиналар йөртүчеләр тарафыннан эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куелмый. 2019 елда республикада 25 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 31 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Шул ук вакытта, профилактик эшне көчәйтеп, үлем очракларыннан котылырга да мөмкин булды.

Машиналарны имин эксплуатацияләүнең төп факторларыннан берсе-механизаторга беркетелгән техника белән идарә итүгә рөхсәт белән таныклык булу. Республикада 120 меңгә якын кеше гамәлдәге тракторчы таныклыгына ия. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы оешмалары механизаторларга кытлык кичерә. Кагыйдә буларак, моның сәбәбе - түбән хезмәт хакы. "Хуҗалык җитәкчеләренең квалификацияле механизаторларны җәлеп итү мөмкинлеге бар, әлбәттә, аларны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү мөмкинлеге бар. Әйтик, Әтнә, Мамадыш, Лаеш районнарында механизаторларның уртача хезмәт хакы 29 мең сум тәшкил итә” – дип белдерде Марат Җәббаров.

«Бу бик мөһим тема. Районнар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсем килә: биредә әйтелгәннәр нәтиҗә бирәчәк һәм квалификацияле кадрлар җәлеп итүгә ярдәм итәчәк. Әзерлексез механизатор сезнең техникагызны кулланып, аны яңадан көйләүгә  чыгымнарны 10 тапкырга арттырачак. Шуңа күрә бу мәсьәләләр бик мөһим", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International