Буалылар, генерал-полковник Петр Васильевич Дементьев өчен тавыш бирегез!

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта 100.tatarstan.ru " Үз якташың өчен тавыш бир!” дигән республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү бара. Республиканың һәр районыннан 45 кандидатның берсе өчен тавыш бирергә мөмкин. Буа районы халкы Сембер губернасы Буа өязе  Уби волостеның Алешкин-Саплык чуваш авылында туган генерал-полковник Петр Васильевич Дементьев өчен тавыш бирә.

Петр Васильевич - күренекле дәүләт эшлеклесе,  ул 1953-1977 елларда авиация сәнәгате министрлыгын җитәкләгән. Авиапромда легендар шәхес. Аның инициативасы һәм турыдан-туры катнашында беренче "Ил - 76" реактив хәрби - транспорт самолеты эшләнде.

Әйтергә кирәк, Дементьев кебек шәхесне купкырлы бриллиантка тиңләргә мөмкин. Ләкин Петр Васильевич  үзе белән аралашкан һәр кешегә, үзе күрсәтергә теләгән якларын гына күрергә мөмкинлек бирде. Ул катгый да, мәрхәмәтле дә, үтемсез дә һәм аңлаучан да була белде. Кайчакта кешеләргә ярдәмгә килсә, кирәк очракта кире кага да алды. Ул купьяклы шәхес, сизгер җитәкче һәм дәүләт эшлеклесе иде.  

Тавыш бирүгә сылтама http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International