Вакытында түләнмәгән салымнар (мөлкәткә, транспорт һәм җиргә) 4 декабрьдән салым бурычына әверелде.

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Салым бурычы суммасын татарстанлылар КФҮнең  теләсә кайсы бүлегендә ачыклый ала.

Вакытында түләнмәгән салымнар (мөлкәткә, транспорт һәм җиргә) 4 декабрьдән салым бурычына әверелде.

Салым бурычының суммасын ачыклау һәм аны түләүгә квитанция салым инспекциясендә генә түгел, Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында да, республиканың һәр район үзәгендә һәм эре торак пунктларда булган КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 30.11.2016 елдан өченче зат өчен салым түләү рөхсәт ителгән: хатыннарына ирләре өчен, балаларына ата-аналары өчен һ.б. Юридик затлар шулай ук үз счетларыннан салымнарны башка оешмалар өчен күчерергә мөмкин, ә җитәкчеләр компаниянең салым йөкләмәләрен үз акчалары исәбеннән капларга хокуклы.

 Россия Федераль салым хезмәте сайтында декабрь башыннан "Өченче затлар өчен салымнар түләү" сервисы эшли башлады. Ул өченче зат өчен салым түләү өчен документларны тиз һәм дөрес әзерләргә һәм түләүне башкарырга мөмкинлек бирә.

 Сервис битендә башта түләүне башкаручы зат турында мәгълүмат кертергә кирәк: ФИО һәм ИНН тутырырга. Әгәр салым органы тарафыннан формалаштырылган анда күрсәтелгән индекс белән түләү документы бар икән, бу индексны кертергә һәм шунда ук түләүгә күчәргә мөмкин. Әгәр дә мондый документ юк икән, салым түләү бурычы башкарылган зат турында тиешле мәгълүматны тутырырга кирәк булачак. Сервис максималь автоматлаштырылган һәм түләүне корректлы тутырырга һәм салымнарны вакытында түләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүмати ярдәмлекләрне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International