Буалыларны "Россия чаңгы юлы-2020" массакүләм чаңгы ярышларында катнашырга чакырабыз.

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

«Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы – 1982 елдан бирле ел саен үткәрелә торган иң зур ярышларның берсе. Бу чара безнең районның спорт тормышында да традициягә әйләнде, анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

«Россия чаңгы юллары-2019»  XXXVII Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында 8 февральдә Буа муниципаль районында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары, укытучылар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, җитәкчеләр, ветераннар арасында чаңгы ярышы узачак.

Барлык теләүчеләрне дә йөгерештә катнашырга чакырабыз. Катнашучыларны чаңгы базасында, теркәү 9.00 сәгатьтән башланып  10.00 сәгатьтә кадәр дәвам итәчәк.

Катнашучылар өчен мөһим шарт ярышларга катнашуга  рөхсәт турында медицина белешмәсе булу.

Сорауларыгыз булса  сез «Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе" МКУнә мөрәҗәгать итә аласыз, тел. (84374) 3-22-85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International