"100 ел эчендә Татарстанның 100 легендар бренды" проекты

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан (бу чара 2020 елның 25 июнендә билгеләп үтеленәчәк) Татарстан Республикасының 100 легендар бренды" дигән масштаблы халык тавыш бирү проекты старт ала. Ул республиканы үткәннәр, бүгенге һәм киләчәк  белән бәйләргә тиешле проект.

Теләге булган һәрбер кеше үз тавышын,  үзе  легендар дип санаган һәм тармакны яисә республика икътисадын билгеләгән бренд өчен бирә ала.  Бу-республикабызның 100 еллык хезмәт һәм иҗат тарихын чагылдырган 100 әйдәп баручы брендны сайлау мөмкинлеге. Татарстанда элек данлы исемгә ия булган предприятие һәм оешмаларның  хәзерге заман флагман брендларына әйләнүенә дә мисаллар күп.

Проектның максаты-Татарстанның легендар брендларының ничек төзелүе һәм уңышлы үсеш алуы турында сөйләү. Проект бөтенроссия һәм дөнья күләмендә генә түгел, ә барлык өлкәләрдән - сәнәгать, транспорт, авыл хуҗалыгы, сәүдә, югары уку йортлары арасында, элемтә, ММЧ, сәнгать, спорт һ.б. булган зур брендларны билгеләүне күздә тота. 100 еллык юбилейны бәйрәм итү елында без легендар брендлар сайлау турында фикер алышуга иң киң аудиторияне җәлеп итәргә телибез.

2019 елның ноябрь-декабрендә "Комсомольская правда" тавыш бирүгә заявкалар кабул итте. Исемлекләр министрлыклар, ведомстволар һәм эксперт җәмгыяте дәрәҗәсендә килештерелде. Әлеге этапта исемлекләр, тавыш бирүчеләр фикеренчә, иң легендар брендлар 1 дән 15 кә кадәр ачыкланачак тармаклар буенча билгеләнгән һәм бүленгән. Тавыш бирүнең "накрутка"сын булдырмас өчен, IP-адреслар дәрәҗәсендә контроль башкарылачак, "бер IP-адрес - бер тавыш".

2020 елның 20 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр халык тавыш бирүләре белән Татарстанның 16 тармагы буенча легендар брендлары билгеләнә. Һәр тармакта - берничә бренд-җиңүче. Алар барысы 57 булачак.

2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр республиканың һәр районы халык тавыш бирүләре белән үз районының легендар брендын билгели. Районга берне. Барлыгы - 43. Тавыш бирүнең бу этабында катнашуга гаризалар 23 февральгә кадәр кабул ителә (сылтама https://forms.gle/dUmFshMDLT5FD7357)

Тарихи сайлау мөмкинлеге калдырмагыз. Бәлки, Татарстанның 100 легендар брендын сайлауда сезнең тавышыгыз хәлиткеч булыр!

http://100brand.ru/сылтамасы буенча тавыш бирергә мөмкин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International