Бүген үзәк мәйданда буалылар хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу өчен җыелдылар. 2002 елның 4 февралендә кораллы җинаятьчеләрне тоткарлаганда Буа муниципаль районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәлак булганнан соң 18 ел тулуга багышланган митинг район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы Ренат Хәсәнов, дин әһелләре, ветераннар, һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары һәм якыннары катнашында узды.
Исегезгә төшерәбез, 18 ел элек районда якташларыбызның тормышын алып киткән фаҗига булды. Буа шәһәре эчке эшләр бүлегенең 7 яшь, кыю хезмәткәре һәм Ырыңгы авылында яшәүче 2 кешк кораллы дезертирлар юлына каршы төшәләр. Абдрахманов Шамил Садри улы - җинаять милициясе бүлеге оперуполномоченные, милиция лейтенанты, Заһретдинов Гамил Гали улы- милициянең участок уполномоченные, милиция капитаны, Шәйдуллин Азат Хәмит улы - җинаять милициясе бүлеге оперуполномоченные, милиция лейтенанты , Шәрәфетдинов Рәшит Фәрит улы - милиция капитаны, шәһәр эчке эшләр бүлегенең ОВД үзәкләштерелгән сакчылык пульты дежурные, Хәйруллин Илнур Мәүлет улы - юл-патруль хезмәте инспекторы, шәһәр эчке эшләр бүлегенең кече сержанты һәм штаттан тыш хезмәткәрләре “Агрохимсервис” оешмасы механизаторы Олег Николаевич Сайкин һәм Тельман исемендәге крестьян хуҗалыгы ассоцияциясе механизаторы Сергей Васильевич Шурбин , хезмәт бурычларын үтәгәндә, буалыларны кораллы җинаятьчеләрдән яклап, батырларча һәлак булдылар. Сак бүлеге машина йөртүчесе Козин Олег Викторович һәм контролер Лихоманов Владимир Владимирович авыр җәрәхәтләр алды. Алар барысы да, кулларына корал алып, Ватанга тугрылык сакларга ант итеп, хәрби һәм гражданлык бурычларын ахыргача үтәделәр.
Митингта катнашучылар кыю һәм батыр якташларыбызны залп атып, бер минутлык тынлык белән искә алдылар, обелискка чәәкләр салдылар. Буалылар алар батырлыгын, алар турындагы якты истәлекләрне йөрәкләрендә мәңгегә саклыячаклар.