Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан кулланучылар берлеге советы рәисе булды. Мондый карар бүген Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе берлегенең хисап еллык җыелышында кабул ителде.
Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары итеп сайлануга бәйле рәвештә Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге советы рәисе вазыйфаларын үтәүдән азат ителде.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татпотребсоюз составына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителде», — диде Марат Әхмәтов.
Марат Җәббаров ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт җиткерде һәм нәтиҗәле уртак эш булдыруга өмет белдерде. «Юнәлеш бик зур һәм катлаулы. Әмма аны көчәйтү һәм яхшырту өчен барысы да бар. Бергә эшләячәкбез. Барысы да безнең кулларда», - дип өстәде ул.