Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен күчмә консультацияләр үткәрүне яңадан башлап җибәрә. Гамәлдәге практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә.
Димәк Казанга килмичә дә, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алганда килеп туган теге яки бу проблеманы хәл итү һәм Идарә эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр буенча турыдан-туры ведомство җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алалар. Моның өчен консультация үткәреләчәк территориаль бүлекнең телефон номеры буенча алдан язылырга кирәк. Телефон номерлары ведомствоның рәсми сайтында күрсәтелгән.
Быел узачак беренче консультацияләр:
11 февраль - Биектау районында яшәүчеләр өчен
19 февраль - Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләр өчен
20 февраль - Әгерҗе районында яшәүчеләр өчен
27 февральдә - Балтач һәм Кукмара районнарында яшәүчеләр өчен.
Мартта күчмә консультацияләр Югары Ослан, Азнакай, Бөгелмә һәм Аксубай районнарында яшәүчеләр өчен узачак.
Гражданнарның күчмә консультацияләренең тулы графигы белән www.rosreestr.tatarstan.ru идарәсенең рәсми сайтында “Гражданнар мөрәҗәгатьләре” бүлегендә танышырга мөмкин.
Күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча консультация алу өчен әлеге телефон номерларына шалтыратырга мөмкин: 8(800)100-34-34
Моннан тыш, җавап яисә кызыксынган мәсьәлә буенча киңәшләрне күчмә консультацияләр яисә шәхси кабул итү уздырганда гына түгел, ә моны, график буенча, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең барлык урынбасарлары да, шулай ук онлайн-режимда алып баралар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестры гражданнарның Skype түләүсез коммуникация программасы ярдәмендә гражданнарны видео язма аша да кабул итә. Шулай итеп, теләсә кайсы граждан видео-кабул итүдә катнаша ала һәм реаль режимда Идарә эшчәнлегенә бәйле сорауларны бирә ала. Мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итүнең әлеге форматы хезмәттән бушый алмаучылар һәм шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен аеруча уңайлы. Заявкалар skype@rosreestr.org электрон почтасы аша кабул ителә.