Татарстан Росреестры Иҗтимагый советның яңа составын формалаштыра

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Иҗтимагый совет составының гамәлдә булу срогы тәмамлануга бәйле рәвештә, яңа состав формалаштыру турында игълан итә.

Иҗтимагый совет составы «Россия Федерациясендә иҗтимагый контроль нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге  122-ФЗ номерлы  Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2005 елның 2 августындагы 481 номерлы «Россия Федерациясе Хөкүмәте, федераль хезмәтләр һәм федераль агентлыклар, шулай ук федераль хезмәтләр һәм федераль агентлыклар каршында җитәкчелек итә торган иҗтимагый советлар төзү тәртибе турында».карары нигезендә төзелә.

Идарәнең иҗтимагый советы әгъзасы булып унсигез яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданы була ала, шул ук вакытта аның составына керә ала:

1) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары,

2) иҗтимагый берләшмәләр һәм башка дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Иҗтимагый совет составына кандидатларны тәкъдим итүче иҗтимагый берләшмәләрдән, коммерцияле булмаган оешмалардан 2020 елның 1 мартына кадәр түбәндәге электрон почта адресына гаризалар кабул итә: <url> rosreestr.org к

Конкурска тапшырыла торган документларның комплектлылыгына карата таләпләр:

    1) Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе исеменә Иҗтимагый совет әгъзасына кандидатның Иҗтимагый совет эшендә катнашу ризалыгы һәм кандидатның шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалыгы турында гаризасы;

    2) кандидатның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге күрсәтелгән анкета.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International