Буа районында оешмалар һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән традицион очрашулар дәвам итә

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә район сәламәтлек саклау учреждениеләре коллективы белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рөстәм Самерханов, район прокуроры Марс Фәткуллин катнашты. Чарага шулай ук районның социаль учреждениеләре, хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре дә чакырылган иде.

Очрашу барышында катнашучылар район территориясендә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү буенча үткәрелә торган эшләр белән таныштылар. Шулай ук аларга районның һәм республиканың социаль-икътисади үсеше, үзара салым буенча җыелган акчаларга башкарылган  төзекләндерү эшләре, мошенниклар гамәлләреннән саклануда куркынычсызлык чаралары, урамнарны һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү турында да мәгълүмат бирелде.

ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин татарстанлыларның тормыш сыйфатын тәэмин итү буенча башкарыла торган дәүләт программалары турында сөйләде.

Очрашу азагында Ранис Камартдинов учреждение хезмәткәрләренә  хезмәтләре  өчен рәхмәт белдерде, залга җыелучыларның сорауларына да  җавап бирде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International