Эш бирүче! 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре өчен мәгълүматларны тапшырырга онытма

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эш бирүчеләргә 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына хисапның яңа формасын тапшыру турында искә төшерә.

 Электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен, 2020 елның 15 февраленә кадәр, эш бирүчеләр беренче тапкыр Пенсия фондына нинди дә булса кадрлар чаралары башкарылган хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр бирергә тиеш.: эшкә кабул итү, бер вазифадан икенчесенә күчерү, эштән азат итү.

Мөһим! Цифрлы хезмәт кенәгәләре өчен белешмәләр, штат санына карамастан, барлык компанияләр һәм эшмәкәрләр тарафыннан җибәрелә. Хәтта штатта бер хезмәткәр булса да.

"Белешмәләр тапшыру,  эш бирүчеләрнең Пенсия фондының территориаль органнары белән үзара хезмәттәшлегенең гамәлдәге форматы кысаларында бара. Белешмәне иминиятләштерү кабинеты яки пенсия фондының  клиент хезмәте аша тәкъдим итәргә мөмкин», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, электрон хезмәт кенәгәләрен алып бару өчен түбәндәгеләр кирәк:

-- 2020 елдан Россия Пенсия фондына хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне тапшыру өчен расланган программаны көйләргә яисә билгеләргә

- 2020 елның 30 июненә кадәр, шул көнне дә кертеп, хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау хокукы турында хезмәткәрләргә язмача хәбәр итү

- хезмәткәрләрдән хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау турында гариза кабул итәргә.

- кирәк булганда, кадрлар исәбе буенча локаль документларга үзгәрешләр кертергә кирәк.

Пенсия фондына мәгълүмати хисапларны тапшыру өчен кирәкле барлык формаларны региональ ПФР сайтында алырга мөмкин.

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

  www.vk.com/pfr_rt,

 www.facebook.com/pfrrt,

   www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

  www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International