Мәдәни үсеш үзәгендә мәгариф учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашу үтте

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Мәдәни үсеш үзәгендә мәгариф һәм спорт учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашу узды. Анда Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат Гайзатуллин, район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, торак-коммуналь хуҗалык, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре һәм башкалар катнашты.

“Буа муниципаль районы Мәгариф идарәсе” МКУ эше  белән учреждение башлыгы Илгиз Ханбиков таныштырды. Үзенең чыгышында ул районда 32 мәктәп, 40 балалар бакчасы һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесе эшләвен билгеләп үтте. Алших һәм Боерган мәктәпләрендә 2 млн. сумнан артык суммага ремонт ясалган һәм  3,5 млн. сумнан артык суммада  матди-техник база яңартылган. «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында  Кырык Садак мәктәбенең спорт залы төзекләндерелгән, Кайбыч мәктәбенә һәм балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Узган ел  шәһәрнең үзендә Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең яңа бинасы ачылды.

Районда 1746 балага мәктәпкәчә белем  бирелә, бу 1 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар санының 62,5 процентын тәшкил итә. 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү проблемасы хәл ителгән. 2020 елның 1 гыйнварына мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә урнаштыру чираты юк.

2019 елда район мәктәпләрен 201 укучы тәмамлаган, барысы да дәүләт аттестациясен уңышлы үткән һәм укуларын дәвам итәләр. 2019 елгы ГИА кампаниясе нәтиҗәләре буенча, физика һәм җәмгыять белеменнән тыш, 2018 ел белән чагыштырганда БДИның урта баллының тотрыклы үсеше күзәтелә. 11 уку предметының  бишесе буенча безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының уртача баллы Татарстан Республикасы буенча уртача баллдан югарырак. 2019 елда югары баллы нәтиҗәләр саны 78 дән 108 гә кадәр арткан.

Районның мәгариф учреждениеләрендә 1528 кеше эшли, шулардан 955 педагогик хезмәткәр. Педагогик хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 2019 елда 29591,5 сум тәшкил иткән.

Алга таба  сүз «Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» МКУ  эш нәтиҗәләре белән идарә башлыгы Евгений Илюшинга  бирелде. Очрашуда катнашучылар шулай ук республикада һәм районда үткәрелә торган, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән программалар белән таныштылар,  шулай ук җыенда  2020 елга куелган бурычлар да яңгырады.

Очрашу азагында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны район җитәкчеләренә бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International