Ветеран белән якшәмбе көне

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

«Ветеран белән якшәмбе көн» акциясе кысаларында Буа муниципаль районындагы «Гармония»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре» Социаль белем бирү академиясе волонтерлары белән  Бөек Ватан сугышы ветераны Панцырев Михаил Дмитриевич янына бардылар.

 

  Акциянең максаты - туган шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү.

   Волонтерлар ветеран яшәүче йорт ишегалдында җыелган карны көрәделәр,  өйгә керү юлларын  чистарттылар.  Михаил Дмитриевич балаларга игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерде.                              

 «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында өлкән буын кешеләренә игътибарлы мөнәсәбәт һәм алар турында кайгырту теләге тәрбияләү максатыннан уздырылган бу чара,    шул еллар геройлары  турындагы  тере истәлекне саклап калырга  да ярдәм итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International