Шушы девиз астында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары «Преодоление» клубы әгъзалары белән төркемле дәрес үткәрделәр.
Дәрестә балалар безнең җирлектәге кошларның төрләре, тышкы кыяфәтнең характерлы үзенчәлекләре турында белделәр. Балалар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Аннан соң җимлекләр ясый башладылар. Бу эшкә иҗади яктан бик якын килделәр алар. Барысы да үз хезмәтеннән канәгать калдылар. Ясалган җимлекләр үзләре укыган мәктәп ишегалдында үз «хуҗаларын» табачак.
Мондый чаралар кошлар турында кайгыртырга өйрәтә, кошларны кышкы чорда ашатып, аларны үлемнән саклап калырга мөмкин икәнлеген аңлата. Кышлаучы кошларны тукландыру каурыйлыларга гына түгел, ә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә дә файда китерә