1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, 2020 елның Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителүе уңаеннан Буа муниципаль районында «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты старт алды.
«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
2020 елның 6 февралендә «Милосердие» отряды волонтерлары социаль белем бирү академиясе студентлары һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль проектка кушылдылар һәм Буа шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Панцырев Михаил Дмитриевич янына бардылар. Очрашу-танышу җылы дустанә шартларда узды.