2019 елда 194 буалы акчалата ярдәм алды.

2020 елның 7 феврале, җомга

6 февраль көнне Буа шәһәренең  Ял үзәгендә социаль яклау учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашу булды. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа муниципаль районындагы  социаль яклау бүлеге башлыгы Ләйлә Камалова катнашты. Ул  районның социаль яклау бүлегенең 2019 ел нәтиҗәләре буенча эше турында  чыгыш ясады.  Буа социаль учреждениеләрендә 157 кеше эшли, дип белдерде. Социаль ярдәмнең төрле чараларын һәм дәүләт социаль хезмәтләрен 4210 инвалид (шулардан 149 инвалид бала), 407 күп балалы гаилә, 11 гаилә, социаль куркыныч хәлдәге гаилә буларак ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы исәбендә торучы гаиләләр, 735 тыл хезмәтчәне, 23  Бөек Ватан сугышы катнашучысы һәм  инвалиды ала. Социаль яклау бүлеге белгечләре тарафыннан хисап чорында 73 санатор-курорт юлламасы бирелде: бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә 44 шифаханә-курорт юлламасы, пенсионерларга 29 шифаханә-курорт юлламасы. Акчалата чагылышта матди ярдәмне 1 млн. 873 мең 824 сумга 194 граждан алган. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм  инвалидларын  социаль хезмәткәрләр өйгә барып карауны да оештырган.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе шәһәр Советы депутатын, «Стройгарант» җәмгыяте директоры Илдар Гыймадиевны үрнәк итеп китерде, ул Бөек Ватан сугышы ветераны  Рәүф Төхвәтуллинның фатирын  төзекләндерү турындагы үтенечне кире какмаган. Тәрәзәләрне, идәнне, сантехникларны алыштыруда ярдәм итте, балкон ремонтын  башлады. Ремонт  эшләре ветеран йортында шушы көннәрдә тәмамланырга тиеш.

Чыгышлардан соң  очрашуда катнашучылар район җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International