Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында. Р. З.Сәгъдиев исемендәге мәктәптә «Аҗаган» спорт-хәрби уенын үткәрелде.
Һәр сыйныфка тәҗрибәле өлкән сыйныф укучысы кураторы җитәкчелек итте. Балалар күп төрле ярышларда көч сынаштылар, беренче ярдәм күрсәтү, ориентлашу, юл йөрү кагыйдәләрен белү, зирәклек, бердәмлектә көч сынаштылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте! «Аҗаган» уенының авторы - авыл мәктәбе укытучы Зоя Кротова булуын бик азлар гына белә. Узган гасырның алтмышынчы елларында нәкъ менә ул Пермь өлкәсенең Краснокамск районы Мысы авылында миллионлаган совет баласы уйнаган «Аҗаган» уены уйлап тапкан. Ул, гадәттәгечә, тантаналы төзелеш белән башланып, пионер учагы һәм җырлары белән тәмамланган.