Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе хәбәр итә

2020 елның 7 феврале, җомга

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Татарстан Республикасында дуңгызларның африка чумасы буенча эпизоотик вәзгыять элеккечә үк киеренке булуы турында хәбәр итә. Авыруның алга таба таралу куркынычы бик югары кала бирә.

11 гыйнварда  авыру учагы Ульяновск өлкәсенең Кузоватов районы Налейкино урманчылыгының 8 нче кварталы территориясендә табылган. 16 гыйнварда чираттагы дуңгызларның африка чумасы  кыргый кабаннар арасында Самара өлкәсенең Кошки аучылык хуҗалыгының 87 кварталы территориясендә теркәлгән, моннан тыш, шул ук районда 91 кварталда тагын бер  очрак 20 гыйнварда теркәлгән.

Шуңа бәйле рәвештә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республиканың дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләренә, дуңгызлар асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә республикада авыру барлыкка килүгә юл куймау өчен профилактик чаралар күрү турында мөрәҗәгать итә.  Дуңгызларның африка чумасы  профилактикасына бәйле сораулар барлыкка килгәндә, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә: 8 (843) 278-93-53.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International