Буа драма театрында Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы тулы аншлагта узды

2020 елның 7 феврале, җомга

Буа драма театрында Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан?»  әсәре буенча спектакль премьерасы тулы аншлаг белән узды.   Әсәрне тамашачылар ни дәрәҗәдә җылы кабул итүне автор үзе дә күрде. Театр җитәкчесе Раил Садриев чакыруы буенча Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Зифа Кадырова Буага кунакка килгән иде.

Зифа Кадыйрова көндез Үзәк китапханәдә Буа укучылары белән очрашты. Яраткан язучыбыз белән очрашуга килүчеләрнең күбесе өлкән буын вәкилләре иде. «Сезнең әсәрләрне күз яшьләре катыш  укыйбыз, тормышыбызны искә алабыз. Шундый матур һәм үтемле  итеп язасыз», - диделәр алар рәхмәт сүзләре белән. Автор үзе дә гади һәм халыкчан булуын яшерми.

- Мин 49 яшендә каләм алган кеше. Ә моңа кадәр төзелештә штукатур-маляр, монтажчы булып эшләдем. Шуңа күрә минем әсәрләрем геройлары гади кешеләр. Һәрберебез тормышында килеп чыгарга мөмкин булган вакыйгалар ярдәмендә мин кешеләргә хөрмәт, ярату һәм гафу итү кебек хисләрне җиткерергә тырыштым, - ди автор.

Очрашуга килүчеләр кунакка сораулар бирделәр, фотога төштеләр, китапларын сатып алдылар, автографын сорадылар.

 Кич белән Зифа Кадыйрова зал тутырып килгән тамашачылар белән спектакль карады.

Әсәрнең үзәгендә Чаллыда яшәүче гаилә - ире (Ренат Әкбәров), хатыны (Рима Хәмидуллина) һәм аларның улы Рәмис (Илфир Солтанов). Яңа ел төнендә аларның фатирына йөкле кыз Дилә (Айсылу Җәббарова) килә. Рәмис аның белән очрашкан икән, әмма җитди түгел, ә кыз аны чын-чынлап ярата икән. Рәмис Диләгә өйләнергә теләмәсә дә, әтисе сүзе җиңде.  Шулай итеп,  үзара мәхәббәтсез гаилә барлыкка килә. Балалары-уллары Рөстәм (Ришат Төхвәтуллин), кызлары Диләрә (Руфинә Хаматдинова) туа. Рәмис хәмер белән дуслаша, Диләгә еш  кулын күтәрә. Ә ахыр чиктә бай ханым янына китә (Айгөл Сагиева). Әтисенең әнисенә карата мондый мөнәсәбәтен күреп үскән балалар да Диләне хөрмәт итми башлыйлар. Кызы әтисе янына  яшәргә  китә, ә Рөстәм үзе, эчүче дуслары белән вакыт уздыра. Әнисе акча бирмәсә, аны кыйный. Диләнең сабырлыгы Рөстәмнең шешәдәше (Вильнур Шәйхетдинов) көчләгәч сына, ул өйдән чыгып китә, бомжга әйләнә.  Аны Сергей (Раил Садриев) исемле хуҗасыз ир-ат сыендыра. Сергей да бу даирәгә очраклы рәвештә эләгә. Ул кейста зур суммада акча күчергәндә талауга дучар була һәм аны үтерергә телиләр. Котылу өчен кейсны юлда ташлап кача. Һәм инде биш ел бу шушы акчалы  кейсны  эзли, табарга омтыла. Һәм менә язмыш сюрпризы- кейсны табучылар Дилә һәм аның кайнанасы.  Рәмис тә хатасын аңлап, өенә кайта, Диләне эзли, исерек килеш сугышу вакытында имгәнгән улын карый. Диләне Сергей китерә. Улының үлеме алдыннан әнисе аны гафу итә. 

Спектакль буалылар алдында сынауны узды – тамашачылар артистларны «Браво» кычкырып, көчле алкышлар белән сәламләделәр.

Соңыннан сәхнәгә автор Зифа Кадыйрова күтәрелде.

- Минем укучым: «Бәхеткә кайда юл? » дигән сорауга җавап эзли. Һәм менә җавап: хаталарны аңлап, бер-береңне гафу итә белү. Еш кына чын бәхет зур сынаулар аша килә, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International