Тренер гына түгел, дус та

2020 елның 7 феврале, җомга

Кичләр -  волейбол мәйданчыгында, ял көннәре - бассейнда, урманда йөгерешләрдә уза. Атна буена тренер Руслан Ибраһимов үз төркеме волейболчыларының буш вакытларын  калдырмый. Әти-әниләр  улларының тренеры турында  тәрбияче дә, начар юлдан саклап калучы да, яхшы укуга стимуллаштыручы остаз да дип әйтәләр.

“Яшьлек” спорт комплексына кичке тренировкага безне әти-әниләр чакырды. Волейбол мәйданчыгында 2005-2006 елгы яшүсмерләр.  Дәрес башланырга шактый күп вакыт булса да,  балалар тулы составта.  Күренә, тренер үз тәрбияләнүчеләре белән җиңел аралаша.  Әлеге секциядә шөгыльләнүче Илнурның әнисе - Гөлгенә Хәбибуллина, улының  тренеры  Руслан Илнур улы турында берничә сүз әйтергә теләк белдерде. Әни кеше баласының бөтен нәрсәгә  җаваплы карый башлавына шатланып туя алмый, күнегүләргә соңга калырга ярамый, алмаш киемнәрен онытырга ярамый, яхшырак укый башлады дип белдерде ул.

- Тренер сүзләренең бала тормышында зур роль уйнавын көннән-көн яхшырак аңлыйм. Кичләрен улым урамга йөрергә барам дип сөйләгән чаклары да була иде, нишләргә дә белмәдем. Бу мәсьәлә хәл ителде: кичке сәгать җидене дә көтмичә, улы тренировкага ашыга. Руслан Илнур улы балаларга спортта начар гадәтләр өчен урын юк, дип аңлатты, - дип сөйли әнисе.

Аңа Никита Николаевның әнисе Оксана да кушыла. Бу коллективта ата-аналар белән дустанә уеннар оештыру традициясе дә бар. Бик теләп катнашалар. Бу безне аралашырга якынайта, уртак идеяләр, фикерләр барлыкка килә, диләр.

Вакыт аз булса да, Руслан Ибраһимовтан да  үзе турында бераз сөйләвен сорадык. Ул "Яшьлек" спорт мәктәбе тренеры. Идел буе физик культура һәм спорт академиясен тәмамлый. Волейбол буенча белгеч. Наталья Зеленова командасында шул ук спорт мәктәбендә шөгыльләнгән.  Тренерда кешеләр белән аралашырга, командада нәтиҗәгә ирешү омтылышы көчле. Әле студент чагында ук курсташы белән бергә "Спорт территориясе" проекты белән грантта катнашты. Проект физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр волейбол мәйданчыгында дәресләр үткәрүне күздә тоткан. Ул уңыш китергән,  бүлеп бирелгән 300 мең сумга  команданы җыю мөмкинлеге барлыкка килгән. Ә теләүчеләр бик күп булган.   Руслан автордашы белән бергә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр белән шөгыльләнгән. Ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне волейбол  уенына өйрәткән тренер! Руслан бүген дә проектның уңышлары белән кызыксына. Россия беренчелеге ярышларында катнашабыз, беренче бишлеккә керәбез, ди.

Буага эшкә кайтты. Барлык мәктәпләрне йөреп, команда җыйды. Үзе тәрбияләнгән принцип буенча эш итә - беренче планга дисциплина һәм укуны  куя.  Әгәр уку "аксый" икән, бу спортта да чагылыш табачак, дип саный яшь тренер. Әкренләп уңышлар да килә. Узган ел яшүсмерләр, 2005-2006 елгы яшүсмерләр  арасында Тольяттида пляж волейболы буенча төбәкара ярышларда беренче урынны яуладылар. Ә кече төркем узган ел Ижауда пляж волейболы буенча Бөтенроссия турнирында призлы урын алды. Быелгы сезонда республика буенча өченче урынга чыктылар. Бу уңышларга яңалары өстәләчәк - моны без ышаныч белән  әйтә алабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International