Зур Фролово авылы янында Изге чишмә реконструкцияләнә. Эш Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештырган коммерцияле булмаган оешмалар арасында социаль әһәмиятле проектлар конкурсында район ветераннар Советы откан акчаларга башкарыла. Изге чыганакны икенче ел рәттән яңарталар.
- Узган ел районның православие дине вәкилләре яңгырлы көннәрдә чишмә янына төшмәскә, юеш балчыкта аяклар шууга зарланды. Өлкән яшьтәге кешеләргә текә ярдан төшү аеруча авыр иде. Брусчатка, эскәмияләр урнаштырганнан соң шуның кадәр кеше рәхмәт сүзләрен җиткерде. Купель искерде, үтәли җил иде, хәзер бик яхшы булыр, диләр, - ди район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова.
«Строительные технологии» подрядчы оешмасы быелгы ремонтка Крещение төгәлләнгәннән соң ук кереште. Коену бинасын нарат такталарыннан, түбәсен төсле профнастилдан ясаганнар, баскычларны су астында черемәсен өчен имәннән, ә идәннәрне карагачтан төзгәннәр. Ишек, коймалар куюны бу атна ахырына тәмамларга планлаштыралар. Аннары территориядә өстәмә эскәмияләр, өстәлләр урнаштырылачак.
Җәүһәрия Ислам кызы сүзләренә караганда, ветераннар советы ике ел рәттән 600 мең сумнан артык суммага грант откан.
- Проектларда Пантелеймонның Изге чыганагын болай гына тәкъдим итмәделәр. Беренчедән, бу уникаль табигать һәйкәле, икенчедән, халыкка бик кирәк. Бирегә изге су артыннан Татарстан, Россия шәһәрләреннән генә түгел, хәтта Украинадан да меңләгән христиан килә, - ди ветераннар советы рәисе.