Буа шәһәрендә республика прокуратурасы хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка» иҗат бәйгесенең зона этабы узды. Татарстан Республикасы прокуратурасы оештырган бәйге региональ мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Чарада жюри рәисе сыйфатында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Ивановна Наумова катнашты. Буа муниципаль районына визит барышында Юлия Наумова шулай ук Мәдәни үсеш үзәге холлында куелган "Свияжск-Ульяновск тимер юлы" күргәзмәсен карады. Бәйге тамашачылары булып шәһәр һәм район прокуратуралары хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, Буа муниципаль районы учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
Сәламләү сүзе белән район җитәкчесе Ранис Камартдинов мөрәҗәгать итте. "Ярышларны уздыру урыны итеп нәкъ менә безнең район сайлануы куандыра. Буалылар хәрби батырлыкны тирән хөрмәтлиләр, сугыш батырларының исемнәрен хәтерлиләр. Бүгенге чара иҗади остаханә генә түгел, ә илебезнең үткәненә, бүгенгесе һәм киләчәгенә карата хөрмәт рухында хәрби-патриотик тәрбия бирү үзәге дә булыр, Ватаныбызның иң яхшы уллары турында Халык хәтерен сакларга, үсеп килүче буында Ватанны саклаучылар бурычына патриотизм һәм тугрылык хисе, милли горурлык һәм гражданлык абруен тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанам», - диде Ранис Камартдинов