Буада - әкият чаналары

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

«Светофорик» балалар бакчасында чаналар парады узды. Конкурсның максаты-гаиләнең уңай имиджын формалаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен үстерү һәм пропагандалау, кышкы чорда мәдәни ялны оештыру.  Әкият чаналары ярышында 15 гаилә катнашты. Ата-аналар балалар белән әкияти чаналар әзерләделәр.  Жюрига иң-иңнәрне билгеләү җиңел бирелмәде, барлык конкурсантлар да  матур итеп бизәлгән чаналар күрсәтеп кенә калмыйча, шигырьләр дә сөйләделәр, җырлар  да җырладылар. Тамашадан соң  парад  балалар бакчасы бинасы тирәсендә чана  шуу белән дәвам итте. Бәйгедә катнашучыларның барысы да  мактау грамоталары белән бүләкләнде

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International