Буада «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының I этабына йомгак ясалды

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә Буа муниципаль районы территориясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының I этабы узды.

Бәйгенең I этабында катнашу өчен конкурс материалларын «Мелиоратор»,«Студенческий», «Заводская», «Питомник», «Кленовый» территориаль иҗтимагый үзидарәләре тәкъдим итте.

Конкурс комиссиясе нәтиҗәләр ясады һәм иң яхшыларны билгеләде:

1 урын –  «Заводской» территориаль иҗтимагый үзидарәсе

2 урын -  «Питомник» территориаль иҗтимагый үзидарәсе

3 урын –  «Кленовый» территориаль иҗтимагый үзидарәсе

Җиңүчеләр әлеге конкурсның II этабында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International