Игътибар: электр белән тәэмин итүне планлы рәвештә өзү!

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару турында хәбәр итә, шул сәбәпле 12,13, һәм 14 февральдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татар Буасының  Үзәк урамы буенча 25-84 йортларда, Яшел  урамында 1-37 нче йортта ут булмаячак.

18 февральдә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, автомат ут сүндергечләрен алыштыру сәбәпле, Нагорная урамы буенча 12 нче йортта  Каенлык авылында, шул ук көнне 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Таковар авылында су кудыру, дуңгыз фермасы, АЗС объектларында  вакытлыча ут булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International