“Ак канатлы фәрештәләр”

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Медицина юнәлешле урта һәм югары уку йортларында белем алучылар арасында Казан дәүләт медицина университеты  уздырган “Ак канатлы фәрештәләр-2012” конкурсында Буа медицина училищесының 201 төркемендә укучылар Ландыш Галиуллина, Дилә Шәйхуллина, Лилия Сафина уңышлы чыгыш ясадылар. Ландыш “Медицина терминнарын татар телендә иң күп белүче” номинациясендә беренче урынны яулады. Дилә белән Лилия дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, Дипломнарга лаек булдылар. Кызлар барлык фәннәрдән дә “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә генә укулары өстенә училищеда һәм районда үткәрелгән төрле чараларда, конкурсларда катнашып киләләр. “Кызлар шәфкать туташы һөнәрен үзләштереп, киләчәктә халыкны сәламәтләндерүдә көчләрен дә, тырышлыкларын да кызганмаслар, дип ышанабыз”, - диләр аларны конкурска әзерләгән укытучылары Гөлсинә Шәрәфетдинова белән Алсу Хәмидуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International