Белем бирү моделе – 1 укучы: 1 компьютер

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Шәһәрнең 2 номерлы лицее  – Татарстанда  һәм Россиядә INTEL пилот мәктәпләре проектын гамәлгә ашыручы биш уку йортының берсе.
Проектның төп максаты – заманча җәмгыять таләпләренә җавап бирүче укучы әзерләү һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру. Монда нәкъ менә “1 укучы: 1 компьютер” программасы кысаларында укыту моделе ярдәм итәчәк. ХХI гасыр кешесе булу өчен мәктәп укучысына компьютер нигезләрен белү генә җит-ми, ул мәгълүматны сайларга һәм анализларга, яңа алган белемен синтезларга, нәтиҗәле коммуникация системасын төзергә һәм төрле мәдәниятле кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнергә тиеш. “1 укучы: 1 компьютер” моделе белем бирүне шәхескә юнәлтелгән, ә программа тәэмин ителешен һәм технологияләрне теләсә кайсы вакытта һәркем кулланырлык итә. Технологияне куллануның яңа төре материалны тирәнтен аңлау һәм өйрәнү белән белем бирүдә яңа мөмкинлекләр ача, чөнки мәгълүматларны бик тиз арада алып була. Теләсә кайсы дәрес вакытында укытучы укучыларны Интернет  ресурсларына юнәлтеп, аларның тикшеренү эшчәнлеген оештыра, мәгълүматны тирәнтен эзләүгә ориентлаштыра ала. Әлеге мөмкинлекләр укучыларны уку процессы белән кызыксындыруда һәм аларга ныклы мотивация булдыруда зур роль уйный.
Узган атнада 2 номерлы лицейда район мәктәпләре директорлары урынбасарлары, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре вәкилләре катнашында әлеге проектны реализацияләү барышына багышланган конференция узды. Бу юнәлештәге эшчәнлекләре белән лицей директоры Р. Әхмәтов, башлангыч сыйныфлар укытучысы С. Тимина, информатика укытучысы, пилот проекты координаторы А. Мулеева, директорның укыту буенча урынбасары Г. Әбүзәрова таныштырдылар. Лицейда әлеге модельне гамәлгә ашыру өчен 10 мобиль сыйныф, дәресләрдә куллану өчен 210 нетбук һәм 90 ноутбук бар. Алар 1-11 сыйныфларда барлык фәннәрдән дәресләрдә диярлек кулланыла. “Киләчәк өчен укыту”  программасы буенча 19 укытучы ел дәвамында квалификация күтәрү үтте һәм аларның барысы да үз проектларын дәресләрдә куллана башладылар. Семинарда катнашучылар бу көнне башлангыч сыйныфлар укытучылары С. Тимина, М. Николаева, математика укытучылары В. Гафурова, Л. Җамалетдинова, инглиз теле укытучылары Г. Рәхмәтуллина, Г. Исмәгыйлева, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Л. Ситдыйкова, Ф. Хәмидуллина, информатика укытучысы А. Мулеева, технология укытучысы А. Вәлиәхмәтова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р. Алиуллова дәресләре өзекләрен карадылар. 
“Уңышка юл” программасы буенча 4 педагог эшли. 1-3 сыйныфлар өчен “Технологияләр һәм җирле берләшмә ” түгәрәкләре, 10 сыйныфларда “Технологияләр һәм бизнес” электив курсы гамәлдә. Түгәрәкләр өчен ТРның электрон белем бирү сайтында виртуаль факультативлар булдырылган, анда укучылар үзләренең эшләрен, тикшеренүләрен һәм проектларын урнаштыралар. Әлеге түгәрәкләр җитәкчеләре шулай ук “Интел белән укыйбыз” программасы буенча квалификация күтәрү курслары уздылар. Әлеге программа INTEL компаниясенең “Белем бирүдә инновацияләр” глобаль проектының бер өлеше булып тора. Конференциядә катнашучылар шулай ук түгәрәкләр һәм электив курс эшчәнлеге белән дә таныштылар. Моннан тыш лицей укытучылары һәм укучылары челтәрдә проектлар эшлиләр һәм җиңүләр яулыйлар.
Соңыннан Түбән Новгородтан педагогия фәннәре кандидаты, пилот проекты супервайзеры Е. Круподерова лицейлыларның проект буенча эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, югары бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International