Татарстанга авыл хуҗалыгы кооперативы белән нәтиҗәле идарә итү өчен Төмән һәм Ленинград өлкәләреннән, Удмуртия һәм Ханты-Мансийскидан киләләр

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу-продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү хисабына җитештерүнең рентабельлеген арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү зарур. «Кооператив идарәчесе» модульле экспресс-курсы кысаларында теләүчеләрне нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.

2020 елның 4-6 февралендә «Кооператив идарәчесе» модульле экспресс-курсын тыңлаучыларның икенче агымы буенча укулар узды. 67 гариза арасыннан Татарстаннан 30 кеше һәм Ханты-Мансийскийдан, Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәләреннән 9 кеше сайлап алынды.

Казан дәүләт аграр университеты базасында укуга гамәлдәге кооперативлар җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы кооперациясенең эксперт-практиклары җәлеп ителде. Укуларда  интерактив тренинглар бар. Белем бирү үз эченә спорт командалары барлыкка килүне һәм кичке формаль булмаган аралашу элементларын ала. 2 агым нәтиҗәләре буенча икенче ел саен үткәрелә торган «Башкарма директорлар олимпиадасы» оештырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр модульдән соң тест уздырыла, ә курс тәмамланганнан соң авыл хуҗалыгы кооперативларында башкарма директор вазыйфаларын башкару өчен Таныклык һәм Дәүләт аккредитациясе сертификаты бирелә, дип искәртә.

Кооператорларның белем алу ихтыяҗы югары булу сәбәпле, Казан аграр университеты базасында 3 агым тыңлаучыны укыту 18-21 февральдә башлана.

Укуларны «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ уздыра. Барлык кызыксындырган сорауларны (843) 292-07-59, 89179206353 телефоннары буенча ачыкларга була

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International