Рөстәм Миңнеханов фронтовикларга ТАССРның 100 еллыгына өстәмә 25 мең сум акча бүлеп бирде.
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында Халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда хәбәр итте, дип хәбәр итә "Татар-информ"матбугат агентлыгы.
Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен түләү турында карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәп, 5 әр мең сум акча алачак.
Шулай итеп, 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.