Буалыларны СССР спорт мастеры С. А. Нәфыйков призларына чаңгы ярышларына чакырабыз

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Буалыларны СССР спорт мастеры С.А. Нәфыйков призларына чаңгы ярышлары буенча ачык шәхси районара ярышларда катнашырга чакырабыз. Аның кысаларында 15 февральдә Чаңгы базасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары, әлеге спорт төрен яратучылар арасында чаңгы ярышлары уздырылачак.

Барыгызны да бу чарада катнашырга һәм йөгерешкә чакырабыз. Катнашучыларны чаңгы базасында теркәү, 9.00 сәгатьтә, ә ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

Катнашучылар өчен мөһим шарт - ярышларга рөхсәт турында медицина белешмәсе булу.

Ярышлар программасы:

Старт

 Катнашучылар яше

Яшүсмер егетләр, юниорлар, ир-атлар

Кызлар, яшүсмер кызлар, хатын-кызлар

10.30

17 яшькә кадәр катнашучылар 

        5км

3 км

11.00

 17 яшьтән 20 яшькә кадәр

5км

3 км

11.30

Катнашучылар 21 яшьтән 40 яшькә кадәр

5км

3 км

12.00

Катнашучылар 41дән 60 ка кадәр

5км

3 км

12.30

Катнашучылар 61 һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр

5км

3 км

 

Ярышлар да катнашулар буенча  сорауларыгыз булса  «Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе»  муниципаль казна учреждениесенә  мөрәҗәгать итә аласыз, тел. (84374) 3-22-85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International