Татарстанлылар ТАССРның 100 еллыгына багышланган яңа фәнни-популяр роликны карый алалар

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Ун минутлык ролик Республика тарихы турында сөйли. ТР Фәннәр академиясе ТАССР оешу гасырын бәйрәм итүгә багышланган анимация фәнни-популяр ролигын чыгарды. Аны бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә тәкъдир иттеләр.

 "Ролик җиңел фәнни-популяр стильдә ясалган һәм интернеттан актив файдаланучы яшь кешеләргә исәпләнгән. Анарда заманча мәдәнияткә кагылышлы мемалар һәм өземтәләр тупланган", - дип билгеләп үтте Тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты ректоры Бәхтияр Измайлов.

Роликта 20 гасыр башында татарлар арасында иҗтимагый үзгәрешләр, 1917 елгы революция, 1990 елның 30 августында Дәүләт суверенитеты турында Декларациягә ТАССР Югары Советы Рәисе, соңыннан ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан кул кую, шулай ук республиканың заманча чынбарлыклары чагылдырыла.

История ТАССР за 10 минут

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International