Казанның Гимнастика үзәгендә «Хатын-кызлар арасында рапира белән фехтовкалау буенча дөнья кубогы этабы» халыкара ярышлары узачак.

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

2020 елның 21-23 февралендә Гимнастика үзәгендә (Казан шәһәре, Сыртланова ур., 6) «Хатын-кызлар арасында рапира белән фехтовкалау буенча дөнья кубогы этабы» халыкара ярышлары узачак.  Шәхси һәм команда беренчелекләрендә бүләкләр уйнатылачак. Бу турнир 2020 елда Токиода узачак җәйге Олимпия уеннарына квалификация (сайлап алу) ярышлары булып тора.  Ярышларда дөньяның 35 иленнән 200ләп спортчы катнашачак.

Буалыларны ярышларга һәм ачылыш тантанасына чакырабыз, ул 2020 елның 22 февралендә 17.00 сәгатьтә узачак. Ярышларга керү ирекле.

Элемтә өчен җаваплы зат - «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе»  мәдәният һәм тамашачылар программалары идарәсенең функциональ менеджеры Ваһапова Инна Дамир кызы, тел.: + 7 927 489 97 42

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International