Район җитәкчелеге Буа спирт заводының хезмәт коллективы белән очрашты

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Буа спирт заводының хезмәт коллективы белән очрашуда Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев катнашты. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, социаль яклау, пенсия фонды, мәдәният, сәламәтлек саклау һ. б. өлкә вәкилләре дә чакырылды. Предприятие эшчәнлеге һәм киләчәккә планнар белән "Русский стандарт водка" ҖЧҖнең "Буа спирт заводы" филиалы директоры Семен Обридко таныштырды.

⠀ Буа спирт заводы "Roust" холдингының "Русский стандарт аракы", Санкт-Петербургның "Браво", "Парламент", Мәскәү шәһәренең "Топас", Новосибирск ликер-аракы  заводлары өчен спирт җитештерү белән шөгыльләнә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Буа спирт заводы 1 млн 994 мең дал спирт җитештергән. Биредә тәүлегенә 6200 дал спирт, 63 тонна барда, 30 дал этил спирты, 25 дал сивуш мае җитештерелә. "Русский стандарт аракы" предприятиесе үз продукциясен дөньяның 85 илендә сата һәм Россиянең иң танылган бренды булып тора.

Семен Обридко сөйләгәнчә, предприятиедә уртача 130 кеше эшли, хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 30 мең сум. Ул билгеләп үткәнчә, завод планнарында реконструкцияләү, җитештерүне киңәйтү, шулай ук агымдагы дәрәҗәдә үзкыйммәтен саклап калу  тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International