13 февральдә Татарстан ДТРК телеканалында «Вести Татарстана» программасында законнардагы соңгы үзгәрешләр яктылыгында шәхси торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турында сюжет чыгачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галина Гончарова телеканал тамашачыларына «дача амнистиясе» буенча нинди күчемсез милек объектларын рәсмиләштерергә мөмкин булуын, ә нинди – хәбәр итү тәртибе буенча сөйләячәк.
Яңалыклар чыгарылышын карагыз-14.25, 17.00 һәм 20.45. Шулай ук әлеге сюжет "Россия 24" телеканалында яңалыклар блогында күрсәтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган телеэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин. rosreestr.tatarstan.ru) «Матбугат хезмәте: «видеосюжетлар» бүлегендә, " ВК " социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16 шулай ук «Татарстан Росреестры»Youtube каналында .