Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу алдыннан «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән сугыш хәрәкәтләре ветераны белән очрашу.

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга утыз бер ел тулачак.   Әйе,  тарих мәңгелек.  Әфган сугышы да тарихка китә.  Әмма ел саен 15 февральдә без якташларыбызга – шул ерак хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан барлык кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез.

Әфган сугышында Буа районы егетләре дә читтә калмый.  Шундыйларның берсе - Низамов Рафаэль  Зыятдин улына бу сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә. «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән ветеранның хәл-әхвәлен сорашырга, үзләренең хөрмәт-рәхмәтләрен җылы кул кысулар белән ирештерергә яшь буын барды. Буа ветеринария техникумы «Игелек - милосердие» волонтерлар отряды сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан  Рафаэль Низамовка иң матур теләкләр теләп, чәчәкләр бүләк иттеләр. Ветеран күңелендә шатлык, моңсулык, күп югалтулар ачысы – барысы да бер өер булып ташыды. Әлеге дулкынландыргыч очрашуны  шәһәрнең  «Гармония»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре оештырды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International