Бүген Буа районына эш визиты белән Горький тимер юлы башлыгының Казан территориаль идарәсе буенча урынбасары Александр Черемнов килде. Визит кысаларында ул район җитәкчесе Ранис Камартдинов белән очрашты, алар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына чаралар әзерләү, шул исәптән Җиңү поездының Буа станциясендә тукталышы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу барышында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм Свияжск – Ульяновск тимер юл линиясе төзүчеләренә багышланган Геройлар аллеясын төзү мәсьәләләре дә каралды.
Ул еллардагы тарихи вакыйгаларны да искә төшерик. Свияжск-Ульяновск тимер юлы төзелеше безнең ил өчен хәрби стратегик әһәмияткә ия булды һәм фашистлар Германиясен җиңүгә ярдәм итте. Архив мәгълүматларына караганда, тимер юлның әлеге участогы төзелешендә 31,5 меңнән артык кеше катнашкан, алар көче белән объект кыска вакыт эчендә файдалануга тапшырылган. 1941 елның сентябрь башында төзелә башлаган тимер юлдан, 27 сентябрьдә беренче йөк поезды уза, шул ук елның 13 декабрендә пассажирлар поездлары хәрәкәте башлана. Шул юлларны төзүгә зур өлеш керткән 253 кеше ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Аллея проекты буенча фикер алышуда Буа ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова , тимер юл ветераны, Тимер юл тарихы турында берничә китап авторы Илгиз Нигъмәтуллин, районның архитектура бүлеге начальнигы Ринат Гыйльфанов, «Буа туган якны өйрәнү музее» директоры Люция Әхмәтҗанова да катнашты.
Төзелеш эшләрен башлап җибәрү өчен уңайлы һава торышы урнашуга, очрашуда катнашучылар янә күрешеп, эзерлекне дәвам итергә килештеләр.