“Зөя буйлары” заказнигы хезмәткәрләре кыш башланганнан бирле урманнардагы кошларны, хайваннарны саклап калу өчен төрле чаралар үткәрәләр.
Заказник начальнигы Илнур Гыйбадуллин белдерүенчә, Кыят, Күгәлнә, Мөкерле, Бәбки авыллары янындагы урманнарда яшәүче хайваннарга, бигрәк тә пошиларга һәм кабан дуңгызларына даими рәвештә чөгендер сыгынтысы, иген, тоз куеп торганнар. Мондый ярдәм белән алар кышны исән-имин чыгарга тиеш, ди ул.
– Урманнарга рейдларга еш чыгабыз. Быел бер дә үлгән хайван күрмәдек. Кыш җылы килде, кар катламы аз, күрәсең, кайбер хайваннар карны казып туклана алалар. Аннары урман хуҗалыгы белән бергәләп, өстәмә ашату мәйданнары да булдырдык. Тикшереп торабыз: без салган азык озакка бармый, - диде Илнур Искәндәрович.
Заказник хезмәткәрләре кошлар турында да онытмыйлар. Бу эштә аларга мәктәпләрдә укучы, балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә булыша. Алар белән ел саен уртача 100гә якын җимлекләр эләләр.